СМИ о нас

III САНКТ-ПЕТЕРБУРГСКИЙ ТАТАРСКИЙ МЕДИАФОРУМ 2021: ТАТАРСКИЕ ПЛАТФОРМЫ КОММУНИКАЦИЙ «ЛИЦОМ К ЛИЦУ»

Выпуск на канале «Россия 1 — Татарстан»
Выпуск на канале «ТНВ — Татарстан»

Санкт-Петербургтан татар журналисты: Татарстаннан гына ярдәм көтеп утыру дөрес түгел // Татар-Информ

«Татарлар бөтен дөньяга сибелгән, һәркем үзенчә яши. Милли үзаңны үстерүдә журналистларның роле зур. Санкт-Петербург татар медиафорумы җир шарының төрле җирләрендә иҗат итүче татар журналистларын, блогерларын туплап, тәҗрибә уртаклашу өчен үткәрелә. Үзеңчә генә эшләгәндә дөньяны киң итеп күзаллап булмый, вак әйберләргә төртеләсең. Тәҗрибә уртаклашу үз тирәлегеңнән киңрәк фикерләргә, глобаль процессларны аңларга ярдәм итә», — диде Кәтифә Гайнетдинова.

«Әстерханда яшәүче хезмәттәшебез Россия Президенты грантларына документлар тутырырга өйрәтәм дип ышандырды. Татарлар сан буенча илдә икенче халык, шуңа күрә милли мәнфәгатьләребезне кайгырту өчен дәүләттән ярдәм алырга хокуклыбыз. Татарстаннан гына ярдәм көтеп утыру дөрес түгел», — диде Кәтифә Гайнетдинова.

Кәтифә Гайнетдинова фикеренчә, хосусый массакүләм мәгълүмат чаралары халыкка якынрак тора һәм халык мәнфәгатьләрен яхшырак аңлый, чөнки коммерсант аудитория белән тыгыз бәйләнеше булган мәгълүмат чарасына гына акча кертә. «Дәүләт органнары халыкны иң нык борчыган мәсьәләләрне беләсе килсә, хосусый мәгълүмат чараларына игътибар итәргә тиеш», — диде ул.

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/23-11-2021/sankt-peterburgtan-tatar-zhurnalisty-tatarstannan-gyna-yard-m-k-tep-utyru-d-res-t-gel-5843690

Ренат Вәлиуллин: Медиафорум нәтиҗәсендә татар журналистларының социаль челтәре оешты // Татар-Информ

«Өченче мәртәбә уздырылган медиафорум үзенең кирәклеген күрсәтте. Елдан-ел аның географиясе киңәя бара. Италия, Финляндия, Австралия, Болгария, Кыргызстан кебек илләрдә, Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче татар журналистларының тәҗрибәсе белән таныштык. Һәркем төрле җирдә үзенчә яши, үз казанында кайный. Бер-беребезне күрү, ишетү, уртак проблемаларны уртага салып сөйләшү бик кирәк», — диде Ренат Вәлиуллин.

«Икенче форумда татар журналистларының социаль челтәрен булдыру мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бүгенге көндә ул инде эшли. Форумны алга таба да алып барачакбыз», — диде Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

«Медиафорумның төп оештыручысы Piter.tatar порталы булды. Ул Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә барлык татар оешмаларының мәгълүмати үзәгенә әйләнде. Аның нигезендә „Файда“ порталы, „Мирас“, „Морзалар“ оешмаларының порталлары эшләп китте. Мондый ресурсларга ярдәм дә кирәк. Аларны берничә энтузиаст кына алып бара алмый», — диде Ренат Вәлиуллин.

«Өченче медиафорумны үткәрүдә безгә „Татмедиа“ агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы нык ярдәм итте. Форумда аларның җитәкчеләре Айдар Сәлимгәрәев һәм Данис Шакиров катнашучыларны шәхсән сәламләде. Минем моңа күңелем булды. Бик зур рәхмәт аларга. Дәүләт органнарының шушында килеп керүе безнең өчен мәртәбә», — диде Ренат Вәлиуллин.

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/22-11-2021/renat-v-liullin-mediaforum-n-ti-send-tatar-zhurnalistlaryny-sotsial-chelt-re-oeshty-5843672

Финляндиядә татар имамы: Татар мәдәнияте дөньядан артта калган // Татар-Информ

«Бүгенгесе көндә безгә, ягъни татарларга, вакыт буенча яшәргә кирәк. Татар мәдәниятенә карасак, без әле дөньядан артта калганбыз. Безгә яңа платформалар, яңа уй-фикерләр белән мәдәниятебезне үстереп, алга таба барасы иде. Әгәр мәдәниятебезне заманча итеп яшьләребезгә тәкъдим итә алсак, без уңышка ирешәчәкбез һәм киләсе буыннарыбыз да татар, мөселман булып калачак», — диде Рамил Беляев.

«96 ел эчендә мәхәлләбез зур казанышларга иреште. Иң беренче, телне саклауда. Фин култыгында урнашкан Зеленогрск шәһәрендә 1900 еллар башында татар телле лагерьлар оешкан булган. Татар гаиләләреннән бик күп балалар җыелып, ике айга шунда барганнар. Анда укыган исән кешеләребез бүгенге көндә дә бар әле», — диде Рамил Беляев.

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/22-11-2021/finlyandiyad-tatar-imamy-tatar-m-d-niyate-d-nyadan-artta-kalgan-5843620

Фәрит Аймалетдинов: Җырлый белмәүчеләрнең акчасы бар, ә матур җырлаучыларныкы — юк // Татар-Информ

«Безнең үз музыкабыз, үз программалырыбыз бар. Җирле башкаручыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Алар бездә бар һәм алар төрле. Без бер әйбергә игътибар иттек: җырлый белмәүчеләрнең акчасы бар, ә матур җырлаучыларныкы — юк. Шушындый симбиоз булдырып, музыкаль программаларыбызны әзерлибез», — дип сөйләде Фәрит Аймалетдинов Санкт-Петербургның татар медиафорумында.

«Татар телен, мәдәниятен үстерү өчен татар мохите кирәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары милли мохитне булдыруда бик зур роль уйный. Түбән Новгород өлкәсендә татар мохитен булдыручы төп инструментларның берсе булып „Сергач 91.4“ радиоканалы тора. Радио кырык мең татар өчен тәүлек буе атнага җиде көн эшли. Без үз туган телебездә сөйлибез», — диде Фәрит Аймалетдинов.

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/22-11-2021/f-rit-aymaletdinov-yrlyy-belm-chel-rne-akchasy-bar-matur-yrlauchylarnyky-yuk-5843631

Ренат Вәлиуллин: Лев Гумилев татар тарихында зур урын алып торган шәхес // Татар-Информ

«Лев Гумилев безнең тарихта зур урын алып торган шәхес. Без Татарстан Фәннәр академиясенә тәкъдимнәребезне җибәрдек, Казанда да чаралар үткәрергә җыенабыз. Татарстан да бу эштә зурлап катнашыр дип өметләнәбез», — диде Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

«Алдагы максатыбыз — үзебезнең татар матбугатының көчен арттыру һәм мәгълүматны кызыграк форматта бирү. Даими вәкиллек каршында татар журналистлары берләшмәсе актив эшчәнлекне алып бара. Порталларда авторлык мәкаләләрен бирә башладык. Алар контентының 90 процентын алып тора. Порталларның бүлекчәсе Казанда да эшләп килә, ягъни Казандагы хәбәрләрне дә үзебез язарга тырышабыз», — диде Ренат Вәлиуллин.

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/21-11-2021/renat-v-liullin-lev-gumilev-tatar-tarihynda-zur-uryn-alyp-torgan-sh-hes-5843601

ТАТАРСКИЕ ПЕРИОДИЧЕСКИЕ ПЕЧАТНЫЕ ИЗДАНИЯ: РЕТРОСПЕКТИВА И БУДУЩЕЕ

Римзиль Валеев: «Народ, который не читает, не смотрит свои медиаресурсы, обречен на исчезновение» // Реальное время

«Татарская печать выживет, если будет соответствовать своей исторической миссии — объединять и сохранять народ», — считает публицист Римзиль Валеев. В авторской колонке, написанной в рамках спецпроекта «Реального времени», посвященного предстоящей переписи населения, он делится мыслями по итогам онлайн-конференции «Татарские периодические печатные издания: ретроспектива и будущее». По мнению нашего колумниста, сегодня татарская пресса заметно уступает национальной печати, которая была у народа до революции. Также журналист перечисляет основные проблемы татарских СМИ.

https://m.realnoevremya.ru/articles/197465-rimzil-valeev-kakova-missiya-nacionalnoy-pressy

«Татарские СМИ не соответствуют своему высокому званию»: почему отстает национальная пресса? // Реальное время

«Татар больше чем 5,5 миллиона. Может быть, нас 15 миллионов», — такое заявление прозвучало накануне на онлайн-конференции «Татарские периодические печатные издания: ретроспектива и будущее», организованной татарами Санкт-Петербурга. Также спикеры пожелали, чтобы у татар появились свои звездные эксперты и ведущие, способные забрать многомиллионную аудиторию у Дудя или Гордона. Как заметил корреспондент «Реального времени», несмотря на попытки отдельных выступавших задать полемичный тон, дискуссии в итоге не получилось. Главные редакторы татароязычных изданий меньше говорили о проблемах и больше о своих заслугах.

https://realnoevremya.ru/articles/197102-tatarskie-smi-ne-sootvetstvuyut-svoemu-vysokomu-zvaniyu

II САНКТ-ПЕТЕРБУРГСКИЙ ТАТАРСКИЙ МЕДИАФОРУМ

Петербургтагы «Piter.tatar» порталы шеф-редакторы: Аудитория позитив яңалык күзли // Татар-Информ

«Быел чараларның күбесе онлайн форматта үтте. Бу тренд киләчәктә дә сакланачак. Контентлар төрле пратформаларда үсә. Гаммәви мәгълүмат чаралары да социаль челтәрләрдә үз урынын булдыра. Аудитория зур күләмле язмаларны укымый. Ул порталларда сәясәт яңалыкларын түгел, ә позитив яңалык күзли», — диде.

Аның сүзләренчә, «Piter.tatar» порталында төрле яңалыклар да, шулай ук шәхесләр, оешмалар турында мәгълүматлар да бар. «Безгә дүрт меңгә якын кеше язылган. Шулай ук мобиль кушымта да булдырылды, һәм порталыбыз һәр социаль челтәрдә бар», — ди шеф-редактор.

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/31-10-2020/peterburgtagy-piter-tatar-portaly-shef-redaktory-auditoriya-pozitiv-ya-alyk-k-zli-5782640

«Некачественные» блоги и их важная роль для татар // Idel.Реалии

31 октября в онлайн-формате состоялся Второй Петербургский Татарский медиафорум. Организатором выступил Информационный портал Санкт-Петербурга и Ленинградской области Piter.Tatar при поддержке Постоянного представительства Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области и Клуба татарских журналистов Санкт-Петербурга. Как и в 2019 году одной из главных задач медиафорума являлось обсуждение возобновления выпуска татарской газеты «Нур» в современных условиях.

https://www.idelreal.org/a/30923837.html

II Санкт-Петербургский татарский медиафорум прошел в онлайн-режиме // Реальное время

II Санкт-Петербургский татарский медиафорум прошел через Zoom. Участники онлайн-встречи обсудили современные медиатренды, а также роль национальных СМИ и блогеров в мировых процессах.

https://realnoevremya.ru/news/192497-ii-sankt-peterburgskiy-tatarskiy-mediaforum-proshel-onlayn-rezhime

Радик Әмиров Васил Шәйхразиевны «татар йолдызларына» игътибарсызлыкта гаепләде // Интертат

«Васил Шәйхразиевка [Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе — ТИ] бер дүрт тапкыр шалтыраттым, аның белән күрешәсем килә. „Телефонын бирмибез“, „Ул хәзер Миңнехановта“, „Без аңа җиткерербез“…Сез аңа сәламемне җиткерегез!», — диде Радик Әмиров.

Журналист әйтүенчә, ул китаплар бастырган, телекүперләр уздырган, Тель-Авивта Сабан туен үткәргән. «Әмма рәхмәт әйтүче юк», — ди ул.

Без, Мәскәүдә эшләүче татар журналистлары, [игътибарсызлык булганда] үтәбез дә китәбез. Ә Казанда эшләүчеләр үтеп кенә китми… Бу хакта әйтү рәхәт түгел. Сез кайчан да булса безгә игътибар итәрсезме?!» — дигән риторик сорау бирде Радик Әмиров.

Журналист басма марбугат турында да фикерләрен җиткерде. «Кәгазь газетларның кимүе куркыныч түгел. Хәзер өлкән буын кешеләре дә гаджетлар белән кулланырга өйрәнде. Үпкәләргә кирәкми. Яңа буын, яңа технологияләр килде. Бу безнең өчен гадәти хәл түгелдер. Әмма үземнең кайчан соңгы тапкыр газета укыганымны хәтерләмим. Интернет оперативрак», — диде журналист.

https://intertat.tatar/news/kadak/01-11-2020/radik-mirov-vasil-sh-yhrazievny-tatar-yoldyzlaryna-ig-tibarsyzlykta-gaepl-de-5782681